Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 август 2019, 21:45

Уфада Корбан бәйрәменә чалынасы сарык качкан

Кичә, ягъни 10 август көнне Уфаның Октябрь проспектында ак сарык йөгереп йөргәнен видеога төшереп, интернет челтәренә куйганнар.

Кичә, ягъни 10 август көнне Уфаның Октябрь проспектында ак сарык йөгереп йөргәнен видеога төшереп, интернет челтәренә куйганнар. Күрәсең, берәүнең Корбан бәйрәменә атап алынган сарыгы чыгып качкан. Югыйсә, шәһәр уртасында мал асрап яшәүче булса, без, "Өмет"челәр һичшиксез бу хакта инде ишеткән булыр идек, һәм сезгә дә җиткерер идек.
Әлеге хәбәрне "БашДТП" төркеме язып чыгарган. Аны бер водитель машинасынының видеорегистраторыннан "кисеп" алган һәм социаль челтәргә урнаштырган. "Курчак театры" тукталышы тирәсендә сарык чабып йөри, кемнеңдер Корбан гаетенә дип алганы чыгып качкан инде" дип язылган.
Малкайның хуҗасы табалгандырмы, ансы билгесез. Һәрхәлдә, сарык кемнең кулына эләксә дә, итен мохтаҗлар белән бүлешсә, савабы барсына да булачак, әлбәттә.
Читайте нас: