Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 август 2019, 17:10

Юрий Шевчукның әнисе бакыйлыкка күчкән

“ДДТ” төркеме солисты, якташыбыз Юрий Шевчукның әнисе Фәния Әкрәм кызы Гәрәева-Шевчук узган төндә бакыйлыкка күчкән.

Аңа 95 яшь туласы булган.
БДПИның художество-графика факультетында укыткан танылган рәссам буларак, ул олыгайган көнендә дә кулыннан каләм, пумаласын төшерми. Фәния апа тумышы белән Благовар районыннан. Рәссам ханым бик оста мөгаллим булуы өстенә, гади, кешелекле, зыялы, ихлас кеше булып танылган иде. Ул улының рухи терәге була алуына сөенеп яшәде. Юрий да аны бик кадерләде, хөрмәт итеп торды. Илебезнең төньяк башкаласы-Санкт-Петербургта әнисенең картиналарыннан күргәзмәләр оештырды.
Фәния апа, дөньяга билгеле шәһесләр үстергән аналарның берсе. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале һәм “Мактаулы полярник” билгесе белән бүләкләнгән.
Урыны Ходай җәннәттә булсын!
Читайте нас: