Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 август 2019, 11:17

Меңләгән дуңгызны ток сугып үтергән

Бу хәл Төмән өлкәсенең Седикино авылы Мичурин дуңгыз үрчетү комплексында була.

Көчле җил аркасында фермадан ерак түгел электр чыбыклары линиясе өзелеп төшә. Аварияне ликвидацияләгәндә электр чыбыклары дымлы җирдә яткан, шул рәвешле электр тогы дуңгызлар комплексы бинасына барып җиткән, дип хәбәр итәләр дуңгызчылык компаниясендә. Малларны ярып карагач, аларда бернинди дә йогышлы авырулар табылмаган, дип хәбәр итә өлкә ветеринария идарәсе начальнигы Вадим Шульц.
Читайте нас: