Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 август 2019, 15:48

Вертолёт заводы – банкрот?

Башкортстанның Арбитраж суды Уфаның “Роторфлай” инвесткомпаниясен банкрот дип таныды.

Башкортстанның Арбитраж суды Уфаның “Роторфлай” инвесткомпаниясен банкрот дип таныды. 2020 елның 30 гыйнварына кадәр оешмада конкурс эше процедурасы кертелгән.
Күмертау вертолетлар заводының вакытылча идарәчесе Сергей Иванов сүзләре буенча, процедура өчен заводның милке җитәчәк, ә менә түләү мөмкинлеген тергезер өчен – юк, - дип яза РБК.
Банкротлык турындагы искны заводның кредиторлары булган физик шәхесләр төркеме биргән.
Предприятие Күмертауда эшләде һәм Күмертау авиация заводы белән берлектә 2007 елдан алып үтә дә җиңел вертолётлар чыгару белән шөгыльләнә иде.
Аптырарсың, әле кайчан гына бу завод республика горурлыгы булып санала иде. Күп оборона заказлары бирелде дип яздык хәтта без дә. Бүген армияне модернизацияләү бара. Оборона заказлары белән хәрби-сәнәгать комплексы берничә ел алдан тулган. Шул ук вакытта заманча вертолёт заводы банкрот дип игълан ителгән... Башка сыймаслык хәл.
Читайте нас: