Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 август 2019, 16:44

Башкортстан алтыны кызыксындыра

Росгеология Башкортстанда эре алтын яткылыгы тапкан.

Interfax-Russia.ru — «Төньяк-Кавказ» акционер җәмгыяте Башкортстанда зур табыш вәгъдә иткән яткылык тапкан, дип хәбәр итә холдингның матбугат хезмәте.
«Мондый зур күләмдәге яткылык объектта беренчегә табылды һәм ул, берсүзсез бөтен руда табышын арттыра. Андагы алтын интервалы 10 г/т җитә», — диелә хәбәрдә.
Бу табышка бакыр-цинк-колчедан рудаларын эзләгәндә тап булганнар.
Затлы руданың гайрәте уртача 4,3 г/т алтын белән 28,4 метр интервал тәшкил итә.
Бу объект кырык елдан артык билгеле инде. Әмма ул моңарчы алтынга ярлы (0,2−0,5 г/т) һәм цинкка бай (3,5% һәм артыграк), бакыр (0,5% тәшкил иткән) яткылык буларак билгеле булган.
Геологлар бу урыннарны яхшылап тикшерү яклы.
Читайте нас: