Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 август 2019, 11:55

«Пышка»ны кем белми?

Бу брендка нигез салган Рәсимә Мусина Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Кичә Башкортстан башлыгы вазифаларын үтәүче Радий Хәбиров Башкортстан данын еракларга таныткан “Пышка” брендына нигез салган, аның уңышлы эшен тәэмин иткән Рәсимә Әзһәр кызы Мусинаны 70 яше тулу уңаеннан тәбрикләде һәм тырыш хезмәте өчен Дуслык ордены тапшырды.
Ундүрт яшендә кулинария училищесына укырга кергән, кырык ике яшендә тормышында кискен борылыш ясап Мәскәүгә чыгып киткән Рәсимә Әзһәр кызының хезмәт биографиясендә Африканың Кот-Д’ивуарында алмаз приискалары белән идарә итүе турында да язма бар.
Егерме ел эшчәнлек барышында “Пышка” биш мең кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Бүген бу компания Уфада, Мәскәүдә һәм Берлинда эшли. Хезмәт һәм хезмәткәрләрне социаль яклау шартларын яхшырту юнәлешендә бу тармакта тагын күп эшләр эшләнә.
Халыкара масштабтагы кулинария бизнесын төзү җиңелме?
Бу хакта без Рәсимә Әзһәр кызы белән килешкәнчә - очрашып сөйләшкәч язарбыз.
Ә бүген юбилярыбыз, Башкортстанның булдыклы кызы Рәсимә Әзһәр кызы Мусинаны күркәм юбилее уңаеннан котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез!
Читайте нас: