Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 июль 2019, 12:58

“Холдоми” лагере гаиләләрне компенсациясез калдырган

“Холдоми” тау чаңгысы комплексы җитәкчелеге үлүчеләр һәм каза күрүчеләр гаиләләренә компенсацияләр түли алмауны хәбәр итә.

“Холдоми” тау чаңгысы комплексы җитәкчелеге үлүчеләр һәм каза күрүчеләр гаиләләренә компенсацияләр түли алмауны хәбәр итә. Бу хакта лагерьның рәсми сайтында язылган.
Лагерь моны җитәкчелекнең кулга алынуы белән аңлата.
“Бу нибары процессуаль катлаулыклар – безгә рәсми документларга җитәкчеләр имзалары кирәк”, - диләр оешмада. Алар шулай ук “Холдоми”ның эше туктатылуын хәбәр итәләр, ләкин күпме вакытка ябылган – билгесез, шуңа да компания “кешеләргә берни вәгъдә итә алмый”.
Лагерьда хезмәткәрләр саны да шактый кыскарачагын белдерәләр. Сатып алынган юлламалар өчен акчалар кайтару да дәвам итә, ди.
Моңа кадәр урта һәм зур дәрәҗәдә зыян күрүчеләр - 400шәр мең сум акча, җиңелчә каза күрүчеләр 200шәр мең сум акча алачак дигән вәгъдәләр биргән иде “Холдоми” курорты.
Хәтерегездә төшерәбез: “Холдоми” палаткалар лагеренда 23 июльгә караган төндә янгын чыга. Палаткаларда 189 бала була. Нәтиҗәдә 26 палатканың 20сеннән тимер каркаслары гына торып кала. 4 бала пешүләрдән үлә. “Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү” һәм “Кулланучылар гомере, сәламәтлегенә һәм хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган. Палаткалар шәһәрчеге начальнигы Максим Кузнецов һәм “Экстрим Сервис” директоры Виталий Бурлаков бу җинаять эшләрендә шикләнелүче буларак үтәләр.
Читайте нас: