Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июль 2019, 14:13

Иң күркәм авыл бәйгесе башланды!

Бәйгедә халык саны 5000 кешегә җиткән Башкортстан авыллары катнаша ала.

Республикада «БР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе оештырган «Башкортстанның иң күркәм авылы» конкурсы башланды.
Аның максаты –торак пунктларында урындагы үзидарәне үстерү, халыкның урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын активлаштыру, авыл җирендә яшәү шартларын яхшырту, авылда яшәүне популярлаштыру, яшьләрдә туган төбәгенә карата сөю уяту, ижади гражданлык активлыгын һәм башлангычларын үстерү һәм аларга булышлык итү.
Бәйгедә халык саны 5000 кешегә җиткән Башкортстан авыллары катнаша ала. Алар җыелышта конкурста катнашабыз дигән карар чыгарырга тиеш, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме булуы да төп шарт.
Конкурс өч этапта узачак. Беренчесендә 1 августтан 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә. Икенче этап 1 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр уза. Анда Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе эфирында финалчылар турында видеоязма күрсәтелеп, тамашачыларның тавыш бирүе оештырылачак. Алынган нәтиҗә һәм беренче этап йомгакларына таянып конкурс комиссиясе биш авылны билгеләячәк. Өченче этапта иң күп тавыш җыючылар арасыннан җиңүчеләр ачыкланачак.
Аларга дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак. I урын яулаучы авылда «Башкортостан Республикасының иң матур авылы — 2019» язулы стела куелачак.
Читайте нас: