Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 июль 2019, 12:45

Инна Чурикова кабат сәхнәгә чыгармы?

СССРның халык артисткасы, якташыбыз, Бәләбәй кызы - Инна Чурикова сәхнәдән егылган.

СССРның халык артисткасы, якташыбыз, Бәләбәй кызы - Инна Чурикова сәхнәдән егылган.
СССРның халык артисткасы, якташыбыз, Бәләбәй кызы - Инна Чурикова сәхнәдә уйнаганда залга егылып төшкән. Бу хакта РИА Новостига «Ленком» театры директоры Марк Варшавер хәбәр иткән.
«Актриса табиблар күзәтүе астында. Нәтиҗәләр соңрак билгеле
булыр!” — ди Варшавер.
Актриса икенче акт азагында кинәт егыла. Тамашачылар аңа аягына басарга ярдәм итәләр һәм сәхнәгә илтүче басмага кадәр озаталар. Арытаба аны күтәреп алып китәләр. Спектакль шунда бүленә.
Барыбыз да яраткан актрисабызның тизрәк савыгуын телибез.
Читайте нас: