Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 июль 2019, 10:46

Кәгазь паспортларны сагынырбыз әле!

Өлкән яшьтәге кешеләр, әлбәттә, электрон паспортларга сәерсенеп караячак.

Кәгазь паспортларны электрон паспортларга алыштыру 2024 елга булачак. Бу мәсьәлә этаплап хәл ителәчәк, диде Русия премьер-министр Дмитрий Медведев.
“2024 елга русиялеләр үзләренең электрон паспортларын тулы куәтендә куллана алырга тиеш”, - диде Хөкүмәт башлыгы. Дмитрий Медведев сүзләре буенча, кәгазь паспортлар да гамәлдә булачак әле. Электрон паспортларга күчүне планлаштырган сроклардан алдан башларга тәкъдим итәләр. Шуңа күрә бу процесс, бәлки, 2023 елда ук башланырга мөмкин.
Моның белән бәйле Дмитрий Медведев “бу документ үзендә нинди мәгълүмат тупларга тиеш, аның ничек сакланган булуын” ниһаять хәл итәргә кирәк, дип белдерде.
“Бу карточканы халыкка болай гына, аның өстенлекләре хакында сөйләмичә, таратудан фәтва булмаячак. Өлкән яшьтәге кешеләр, мәсәлән, мондый техник яңалыкка сәерсенеп караячак. Шуа күрә бу моментка аерым игътибар бүлү кирәк”, - дип белдерде премьер-министр.
Русиянең микроэлектроника предприятиеләре электрон паспортлардагы шәхси мәгълүматларны саклар өчен чиплар ясарга әзерлек белдергән.
Читайте нас: