Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 июль 2019, 13:58

Елмаегыз, сезне төшерәләр!

Яңа программа синең йөз-кыяфәтеңне төшереп, кайда, кем белән, нишләп йөрүеңне күрсәтеп, “сатып” торачак.

Уфаның Инорс бистәсендә “Протокол” мәгълүмат туплау функциональ комплексының эшен җәелдереп җибәрү өчен пилот проекты гамәлгә кертелергә тора.
Программа эшли башласа, миллионлы уфада да эскерттәге энә кебек югалып булмаячак. Программа синең йөз-кыяфәтеңне төшереп алып, кайда, кем белән, нишләп йөрүеңне күрсәтеп, “сатып” торачак.
“Инвестсәгать”тә бу проектны “Форт Диалог” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Кирилл Полетаев тәкъдим иткән.
Чынбарлыкта, бу программа “кешеләрнең иминлеген саклау бурычларын үтәячәк”.
Проектны гамәлгә кую өчен 115 млн. сум акча кирәк. Моның өчен шәхси акчаларны һәм федераль грантларны җәлеп итәргә кирәк булачак.
Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Фәрит улы информатизация буенча дәүләт комитетына бу тәкъдимне ныклап эшкәртергә һәм тәгаен проект әзерләргә кушты.
Читайте нас: