Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 июль 2019, 12:43

Җылытамы, юкмы инде?

Башкортстанда эссе сүрелсә дә, бу кыска вакытка дип вәгъдә итә синоптиклар.

Башкортстанда эссе сүрелсә дә, бу кыска вакытка дип вәгъдә итә синоптиклар. Алар янә эссе һава торышы киләчәк дип хәбәр итә.
Бүген, 16 июльдә, һава температурасы көндез +20...+25 градус булачак, көньяк буенча +29 градуска кадәр җитмәкче. Иртәгә һава температурасы (17 июльдә) - +22...+27, 18 июльдә +25...+30 градуска кадәр җылыначак. Көньяк районнарда термометр баганалары +32 һәм +34 градускача күтәреләчәк.
Бүген республикада урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явачак.
Читайте нас: