Шоколад җитештерүче фабрикалар 2030 елга ук чималга кытлык кичерә башлаячак дип белдерә экспертлар. Ә 2050 елда Җир йөзендә шоколад, гомумән, бетәргә мөмкин.
Дөньяда какаоның запасы күп дигәндә ике дистәгә җитәчәк, дигән сүзләрне торган саен ешрак сөйлиләр. Какао бетә икән, димәк, шоколад та бетә дигән сүз... Ә барысына да табигать гаепле. Какаоның яртысыннан күбесен Африканың Гана һәм Кот-д'Ивуар илләрендә җитештерәләр. Ә анда һава торышы яхшы якка үзгәрми. Шунлыктан какао агачлары төрле чирләргә дучар булып үлә икән. Какао плантацияләре сизелеп азая ди. Элек нәселдән-нәселгә күчә торган шөгыльдән читләшеп, фермерларның күбесе гевей агачын үстерүгә күчә (аннан каучук алалар).
Какако-борчакларын эшкәртүче иң зур заводлар Индонезиядә урнашкан. Әмма анда да үз агачлары үлә, ә читтән кергән чимал күләме кими икән. Эбола вирусы аркасында Африка экспорт күләмен шактый азайтырга мәҗбүр.
Әлбәттә, проблеманы хәл итү юлларын эзлиләр. “Шоколад” агачлары югалмасын өчен дөньякүләм билгеле “Марс” кәнфит компаниясе генә дә моның өчен 1 млрд. сум бүлгән. Калифорния университетында галимнәр коры һава торышына чыдам какао агачы төрен чыгарырга тырыша. Тик өлгерерләр микән?..