Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 июль 2019, 11:46

Кем нинди шоколад ярата?

11 июль – Бөтендөнья шоколад көне! Шоколадны барысы да ярата – тик аны төрле илдә төрлечә ашыйлар. Брюссельдә, мәсәлән, балык белән...

11 июль – Бөтендөнья шоколад көне! Шоколадны барысы да ярата – тик аны төрле илдә төрлечә ашыйлар. Брюссельдә, мәсәлән, балык белән...
Швейцариядә, мәсәлән, кәҗә сөтеннән ясалган сыр белән шоколад ашарга яраталар.
Французлар апельсин белән шоколадка мөкиббән китә.
Япониядә шоколадны васаби белән ашыйлар. Мәсәлән, Kit-kat батончигының япон вариантында вафлилар арасында васаби бар.
Бельгиядә шоколадны базилик һәм помидор белән ашарга яраталар.
Чехиядә, әлбәттә, сыра белән шоколад шәп үтә. Анда сыра янына махсус шоколад җитештерелә.
Америкада шоколадны тоз һәм ысланган бекон кисәкләре белән ашыйлар.
Италия һәм Испаниягә барсагыз, сезгә тавык итен шоколадлы соус сибеп тәкъдим итәчәкләр.
Иң үзенчәлекле шоколадлы ризык Брюссельдә. Анда аны балык белән ашыйлар.
Ә Русиядә исә шоколадны төрле чикләвек, кипкән җимеш һәм җиләк белән ашарга яраталар. Иң мөһиме, булсын гына!
Читайте нас: