Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 июль 2019, 11:33

Чүпрәң бетсә нишләргә?

Ул вакытта болай эшләргә...

Ул вакытта болай эшләргә...
Безнең халыкта: “Сабый бала һәм камыр гына көтми. Аларны патша да көтә!” – дигән әйтем бар.
Камыр кую, камыр ашлары пешерү бик нәзакатьле, җаваплы эш. Аның уңу-уңмавы чүпрәнең әйбәт булуына һәм аны ничек куллануга бәйле.
Йомшак чүпрә – камыр кую өчен иң әйбәте.Тик менә кул астында
чүпрә булмаса нишләргә? Ул вакытта болай эшләргә:
а) камырдан 150-200 г баш – ачы камыр калдырырга кирәк. Аны салкынча урында саклагыз. Кирәк булганда савытка салып, җылымса су яки сөт белән яхшылап болгатыгыз да, шикәр комы өстәгез. Шуннан соң, он кушып, яхшылап болгатыгыз. 15-20 минут җылы урында тоткач, камыр күтәрелеп менәр. Шуннан соң камыр изеп, басып, төрле үзегез яраткан ризыкларны пешерә аласыз;
б) сөттән яки сөт азыкларыннан камыр куеп була.
Кайнамаган сөткә яки сөт азыкларына арыш ипие салып ачытып, өзегез. Шикәр комы, иләгән он салып, яхшылап болгатыгыз, өстен каплап җылы урынга куегыз.
Ачыган сөткә генә дә камыр басып була, кефир һәм ачыган сөт өстеннән дә камыр куярга мөмкин.
Мондый камыр белен, коймак, кабартма, сумса, бәлеш өчен бик әйбәт була.
Читайте нас: