Уртак мәхәббәт төрле бәлаләрдән коткара. Бу хакыйкатьне фән дә раслый. Немец табиблары шуны ачыклаган: хәтта грипп эпидемиясе вакытында да гашыйклар чирләми икән. Хисләр ташкыны, күңел күтәренкелеге чиргә каршы торырга сәләтле кортизон гормоны бүлеп чыгаруга булышлык итә.