Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 июль 2019, 13:06

Русиялеләр Луизага ярдәм итәрме?

Русия матбугатында Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк”тан урланган 20 млн.нан артык акчаның язмышы хакында яңа версия барлыкка килде.

Русия матбугатында Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк”тан урланган 20 млн.нан артык акчаның язмышы хакында яңа версия барлыкка килде. «РИА Новости» чыганаклары Луиза Хәйруллинаның тормыш иптәше хокук саклау органнарына акчаларны комарлы уеннарда уйнап туздырып бетерүен әйткән. “Хәзер ир Мәскәү телевидениесенә барып (аны анда чакырганнар) банкка тиешле сумманы кайтарыр өчен русиялеләрдән ярдәм сорарга җыена. Хатынының рәшәткә артына эләгүен теләми,” – дип сөйләгән әңгәмәдәшче агентлыкка.
Әле Луиза СИЗОда ялгыз камерада утыра. Аңа карата “Аеруча зур суммада акча үзләштерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Читайте нас: