Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 июль 2019, 16:18

Буш шешәләрегез бармы?..

Тиздән, бәлки, бездән буш шешә, банкаларны кабул итә башларлар...

Тиздән, бәлки, бездән буш шешә, банкаларны кабул итә башларлар...
Тормыш, үзгәртеп корылганнан соң, күпме еллар дәвамында тиргәлгән СССРның уңай мисалларын кайтарып алырга мәҗбүр итеп тора. Менә бит, РФ табигать министрлыклары буш шешәләрне махсус рәвештә кабул итүне җайга салмакчы, дип яза «Известия» гәзите.
Май ахырында Д.Медведев кибетләргә шешәләрне тапшыру йоласын кайтарырга кушкан иде. Бу иң беренче очракта экология мәсьәләсен хәл итүгә, чүптән котылуга юнәлтелгән эш.
Шешә яки банка өчен 3-15 сум акча бирмәкчеләр. Русиянең бер сәүдә ноктасы алюминий һәм пластик шешәләр өчен ун процент ташлама тәкъдим итмәкче. Әмма хөкүмәттә, шешә җыюны законлаштырмый торып, бу эшне җайга салып булмас, дип шикләнәләр. Буш шешәләрне кайда, ничек җыячаклар, анысын инде Роспотребнадзор аңлатып бирер, диләр. Шешә, банка җыю турында уйлар килешү дәрәҗәсендә генә икән әле. Бу эшкә экспертлар да җәлеп ителгән. Җыя торыйк, диимме, пыяла череми бит.
Ялгышмасам, буш пыяла савытларны җыюны туктатканда закон кирәкмәгән иде?.. Ничек булды ул эш, сез хәтерлисезме?
Читайте нас: