Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 июль 2019, 16:15

“Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер”

Яки Ерак Көнчыгышта бензин хакы чынлап та төшкәнме?

Яки Ерак Көнчыгышта бензин хакы чынлап та төшкәнме?
РФ Премьер-министры Д.Медведев беренче июль көнне бензин хакларын арттырган компанияләрне җәзага тарттырырга кирәк дип, төбәктә ягулык хакларының ник арттырылуын тикшерергә боерык бирүеннән соң Себер һәм Ерак Көнчыгышта июльнең беренче атнасында бензинга хаклар төшә башлаган дигән хәбәр чынмы ул?
Refinitiv белдерүенчә, июль башында анда Аи-92 биш тиенгә очсызланып, 43,38 сум калган булган. Ә Аи-95 бензинының бер литры җиде тиенгә очсызланган һәм 45,34 сум калган. Дизель ягулыгы, хәтта ки, бер тиенгә очсызланган. Тик, ел башыннан ягулык хаклары биредә алтмыш тиенгә арткан булган.
Ерак Көнчыгышка ягулык башка төбәкләрдән кертелү сәбәпле, бәясе дә югары куела. Анда тик ике эре оешма: НПЗ — Хабаровск «Нефтегазхолдинг» ы (НГХ) һәм Комсомольскның «Роснефть» компаниясе эшли. Әмма бәйсез АЗС вәкилләре һаман да күпләп сату хакларының югары булуын, ягулык сату эшеннән зыян күрүләрен белдерә. Хөкүмәттә әлеге хәлне тотрыклы дип саныйлар. Әмма бу эшне бюджеттан өстәмә субсидия биреп хәл итмәкчеләр.
«Петромаркет» җитәкчесе Иван Хомутов белдерүенчә, хаклар төште дигән сүз белән дә барысы да килешми. Узган атнада бу төбәктә ягулык хаклары бер тиенгә арткан. Ә биржада, шул ук вакытта, бәяләр артмаган булган.
Русия ягулык берлеге башлыгы Евгений Аркуша «Ъ» басмасына күпләп сату өлкәсендә ягулык кыйммәт булу сәбәпле, Ерак Көнчыгышта бензин хакларын төшерерлек җирлек юк, дип белдерә. Хөкүмәттә бу хакта сөйләшүләр дәвам итә әле.
Әйткәндәй, 1 июль көнне Д. Медведев бензин хакларын арттырмаска кушып, экспертлар аңа хаклар тотрыклы булачак, дип белдергәннән соң, 4 июль көнне Русиянең 48 төбәгендә ягулык хаклары артты.
Читайте нас: