Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июль 2019, 11:50

Миллионнар урлап качкан Луиза Хәйруллинаны кулга алганнар

Кичә кич Луиза Хәйруллинаны Казан шәһәренең бер фатирында тапканнар.

Салават шәһәре банкыннан зур сумма акча урлап качуда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның кайдалыгы ачыкланган. Бу эш Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча җинаять эше идарәлеге хезмәткәрләре, Башкортстан буенча ФСБ оперативниклары һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарылган.
“Оператив-тикшерү чаралары вакытында Луиза Хәйруллинаның Казанда икәнлеге билгеле булды. Аны арендалаган фатирда кулга алдылар. Әлеге вакытта урланган акчаларның кайдалыгын ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре дәвам итә”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
Читайте нас: