Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 июнь 2019, 19:54

Бабичка һәйкәл ачылды!

Бүген Уфада шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды.

Бүген Уфада шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан ният ителгән эшләрнең берсе иде. Бүген бу чара Уфада V Бөтеньдөнья корылтае кысаларында бик матур итеп оештырылды. Корылтай делегатлары, башкала кунаклары Уфаның телеүзәге алдында Бабичка һәйкәл ачылуга шаһит булды.
Алты метр биеклектәге бронза скульптура Зәки Вәлиди исемендәге урамда, Телеүзәк каршындагы мәйданда урнаштырылды. Нәкъ шушы урынның сайлануы юкка түгел диләр чараны оештыручылар. Бер кулына китап тоткан, икенчесе белән халыкка мөрәҗәгать итүче Бабич һәйкәле хәзер башкала кунакларын һәм уфалыларны көрәштәше Әхмәт-Зәки Вәлиди урамында каршы алып торачак.
Скульптураның авторы - Андрей Ковальчук.
Читайте нас: