Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 июнь 2019, 14:00

«Алга» транспорт картасы сатуга чыкты

«Алга» транспорт картасын смартфон аша да кулланып булачак.

Башкортстанда “Алга” бердәм транспорт картасы барлыкка килүе турында күптән сөйли идек, ниһаять, ул сатуга чыкты. Аны “Уфа-печать” киоскларында, кибетләрдә, “Сбербанк” бүлекчәләрендә, транспорт йөртүчеләр һәм кондукторлар аша сатып алырга мөмкин. Барлык төр транспортларга да бу яңа карта буенча билет хакы очсызракка төшәчәк.
“Алга” картасы 1 июльдән кулланылышка керә башлый. Бүгенге көндә 7100 автобус, трамвай, троллейбуста “Алга” белән түләү өчен терминаллар урнаштырылган. Картага “Сбербанк-онлайн” кушымтасы аша акча салырга мөмкин. Шулай ук, аны кушымта буларак смартфонга беркетеп, транспортларда смартфон аша түләү дә каралган. Киләчәктә республикабызда гына чикләнеп калмыйча, Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә дә бу картаны кулланылышка кертү мөмкинлеге карала.
Читайте нас в