Алар машина тәрәзәсен тонировкалау - халыкара практика, ул машинаның уңайлылыгын гына түгел, хәвефсезлеген дә тәэмин итә, дип исәплиләр. Пыялаларны караңгылату җәй көне кондиционерны азрак эшләтергә, башка машиналар утыннан сакланырга, кояш яктысында да юлны яхшы күрергә ярдәм итә, диләр.
Ә яктылык үткәрүне тикшерүче приборлар һәрвакыт дөрес күрсәтми икән. Моңа һава температурасы, атмосфера басымы, дымлылык йогынты ясамый калмый, ди.