Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь 2019, 00:57

Урал аръягының мондый хәлне күргәне булмаган

Шулай диде Сибайдагы Инвестсабантуйны оештыручы Андрей Назаров.

Урал аръягында эшлекле активлыкны арттыру, республикадагы икътисади мөмкинлекләрне ныграк презентацияләү максатыннан оештырылган Бөтенрусия инвестицияләр сабантуена көтелгәнгә караганда кунаклар, эшлекле партнерлар өч тапкырга күбрәк килде.
"Начар түгел. Катнашучылар составы һәм темалар бөтенрусия статусына туры килә. Һәм бу бик мөһим. Инвестсабантуй Сибай халкы өчен бик тә кызыклы", - диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров форумны йомгаклар вакыт җиткәч.
"Инвестфорумга 450ләп кеше килер дип көткән идек, нәтиҗәдә 1280 кеше теркәлде, катнашырга теләк белдерүчеләр саны өчләтә артып китте. Бу форум урындагы бизнеска яңа партнерлар, яңа инвестицияләр, яңа дуслар алып килер, алар азактан бизнес үсеше булып кайтыр дип көтәбез. Сибай һәм Урал аръягының мондый масштабта форумнар күргәне юк иде әле", - диде форумны оештыручы Андрей Назаров.
Читайте нас: