Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июнь 2019, 11:04

Грузиягә юллар ябылырмы?

Русия Президенты Владимир Путин 8 июльдән Грузиягә самолетлар очуын вакытлыча туктату турындагы карарга кул куйды.

РФ Президенты Владимир Путин 8 июльдән Грузиягә самолетлар очуын вакытлыча туктату турындагы карарга кул куйды.
Әлеге вакытта Грузиядә туроператорлар аша чыккан 5-7 мең Русия туристы барлыгы билгеле. Үзаллы юлланучылар исә 2-3 тапкырга артыграк, дип белдерде Русия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе.
Русия башлыгы Грузиядән русиялеләрне илгә кайтару буенча чаралар оештыруны йөкләде.
20 июнь көнне берничә мең демонстрант Грузия парламенты бинасына бәреп керергә тырышты, алар спикер белән Эчке эшләр министрының отставкасын таләп итә. Полиция аларны күз яше агыза торган газ кулланып таратырга тырышты. 305 кеше кулга алынган, каза күрүчеләр саны - 240 кеше. 55 кеше авыр хәлдә хастаханәдә.
Читайте нас: