Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июнь 2019, 16:04

22 июнь – илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе

Сибайда Инвестицияләр сабантуе шәһәрнең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алуга багышланган тантаналы чара белән башланды.

Бүген Сибайда Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе старт алды. Ул шәһәрнең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алуга багышланган тантаналы митингтан һәм "Мәңгелек ут"ка чәчәкләр салудан башланды.
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тантаналы митингта катнашып болай диде: "22 июнь - илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Яуда һәлак булганнар алдында башыбызны иябез. Ветераннарыбыз аерым игьтибарга лаек".
Тантаналы чарада сугыш вакытында Новгород шәһәренең Старорусский районында һәлак булган Ефим Иванович Назаровның эзтабарлар тапкан медальоны аның кызына тапшырылды.
Читайте нас: