Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 июнь 2019, 03:29

Путин белән “туры линия” көне билгеләнде

Ул 20 июньдә узачак. Сорауларны кабул итә башлаганнар инде.

Ул 20 июньдә узачак. Сорауларны кабул итә башлаганнар инде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“2019 елның 20 июнендә 12.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) "Первый", "Россия-1", "Россия-24", НТВ, ОТР, "Мир" телеканаллары, "Маяк", "Вести ФМ" и "Радио России" радиостанцияләре эфирына “Владимир Путин белән туры линия” ел саен була торган махсус тапшыру чыгачак.
“Сораулар 20 июнь көнне тапшыру тәмамланганчы кабул ителәчәк. Аларның кызыклылары һәм аеруча мөһимнәре президентка туры эфир барышында биреләчәк”, - диделәр Кремльнең матбугат хезмәтендә.
Дәүләт башлыгына сорауларны телефон аша шалтыратып, смс яисә ммс-хәбәр җибәреп бирергә була. Хәбәрләрне эшкәртү бердәм үзәгенә Русиянең теләсә кайсы ноктасыннан 8-800-200-40-40 номерын җыеп шалтыратырга була. Чит илдән шалтыратучыларга +7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 саннарын җыярга кирәк булачак. Смс яисә ммс ярдәмендә сорау бирүчеләр хәбәрләрен 0-40-40 саннарын җыеп җибәрә ала (Русия операторлары телефоннарыннан ГЫНА бушлай). Хәбәрләрне рус телендә җибәрү зарур (тексттагы билгеләр саны 70тән артмаска тиеш).
"Москва - Путину" мобиль кушымтасы аша да мөрәҗәгать итеп була. moskva-putinu.ru(москва-путину.рф) сайты аша да. “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләр кулланучылары ил башлыгына сорауларын видеоролик төшереп җибәрә ала. Моның өчен рәсми төркемнәр дә булдырылган - vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu.
Читайте нас: