Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 июнь 2019, 18:01

Бүген төнлә тагын кырау төшә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсендә башкортстанлыларны кырау төшү турында кисәтәләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсендә башкортстанлыларны кырау төшү турында кисәтәләр. Синоптиклар фаразларына колак салсак, 8нче июньнән 9ына төнлә кайсыбер төньяк һәм таулы районнарда һава температурасы 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы культуралары зыян күрергә мөмкин. Коткаручылар үсемлекләрне саклау чараларын күрергә тәкъдим итә.
Атна башында, ниһаять, эссе һава торышы килергә тиеш. Һава температурасы +29 градуска кадәр җитмәкче.
Читайте нас: