Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 июнь 2019, 13:47

Вилдан Яруллинны директор итеп тәгаенләделәр

Кичә БР мәдәният министры Әминә Шафикова «Башкортостан” дәүләт концертлар залы коллективына яңа директорны тәкъдим итте.

Кичә БР мәдәният министры Әминә Шафикова «Башкортостан” дәүләт концертлар залы коллективына яңа директорны тәкъдим итте. Ул – танылган җырчы Вилдан Яруллин.
Республиканың төп концерт мәйданчыгы җитәкчесен сайлау буенча конкурс йомгаклары буенча Вилдан Халидәр улы җиңүче дип табылган.
Әминә Ивни кызы яңа директорга уңышлар теләде.
Вилдан Халидәр улы 1968 елның 17 апрелендә Учалы районының Мулдакай авылында туган. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. “Караван-сарай” студиясенең художество җитәкчесе, билгеле җырчы. Башкортстанның атказанган (2001) һәм халык артисты (2018) исемнәрен алган.
Читайте нас: