Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 июнь 2019, 03:40

Миллионнар урлап качкан Луиза сәлам "юллаган"

Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 23 млн. сум акча урлап качкан банк хезмәткәре Луиза Хәйруллина исеменнән Инстаграмда хәбәр пәйда булган.

Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 23 млн. сум акча урлап качкан банк хезмәткәре Луиза Хәйруллина исеменнән Инстаграмда хәбәр пәйда булган. “Безнең язмыш белән кызыксынучыларның барсына да хәерле көн. Фотолар астына төрле яман сүзләр язмавыгызны үтенәм, безнең хәлләр әйбәт”, - диеп язылган анда.
Луиза исеменнән язучы кеше гаиләсенең кайда икәнлеген әйтә алмавы турында язган, хәбәре зур бер шәһәр фотографиясе астына куелган.
Мәгълүм булуынча, 27 майда кассир Луиза Хәйруллина 20 млн. сумнан артык акча урлап, гаиләсе – ике кызы (8 һәм 12 яшьлек), ире белән билгесез якка чыгып китеп югалган иде. Акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды, ә социаль челтәрләр Луизаны яклашып петиция оештырды.
Игътибарлылар шунда ук фотосурәтнең Нур-Солтан шәһәрендәге Ишим елгасы яры булуын исәпкә алган. Шулай ук Инстаграммдагы профиль битендә автомобильдән китеп барганда төшерелгән ролик урнаштырганнар. Алдан китеп баручы машинаның номерына караганда, ул Казахстанның Алма-ата өлкәсендә төшерелгәнгә охшаган.
Читайте нас: