Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 июнь 2019, 17:35

Вокзаллар кушылырмы?

Башкортстанда автовокзалларны тимер юл вокзаллары белән берләштерү турында сүз бара.

Башкортстанда автовокзалларны тимер юл вокзаллары белән берләштерү турында сүз бара. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин хәбәр итте.
Әлеге вакытта “Башавтотранс” идарәсендә 19 автовокзал һәм 1 автостанция бар. 2018 елга мәгълүматлар буенча, бу автовокзаллар аша көн саен 1,7 мең рейс башкарылган. Бу 15 мең пассажир 1,8 миллион сумлык юл хакы түләгән дигән сүз. Ләкин вокзал инфраструктурасы үзенең куәтен тулысынча кулланмый. Белгечләр фикеренчә, Уфаның Көньяк автовокзалы 4500 рейс автобусларын хезмәтләндерә ала, ә чынында ул нибары 1500 рейсны үзе аша үткәрә. Төньяк автовокзал исә 2013 елда авария хәлендә дип табылган. Һәм аны сатарга тырышулар әлегә уңышсыз тәмамланган.
Читайте нас: