Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 июнь 2019, 15:58

Җәй көне нинди һава торышы көтелә?

Республикада июньдә уртача һава температурасы нормадан артмас һәм +16... +18 °С градус булыр дип көтелә.

Республикада июньдә уртача һава температурасы нормадан артмас һәм +16... +18 °С градус булыр дип көтелә. Явым-төшем 70 миллиметрдан артмас диләр синоптиклар. Июньнең беренче ункөнлегендә төнге вакытта һавада һәм туфракта кырау төшүе (0°, -2°С ) дә ихтимал. Бакчачыларга һаман да уяу булу кирәк әле. Югыйсә инде шактый үсеп өлгергән культураларның “өшүе” бар.
Башигдрометүзәк начальнигы Вилора Горохольская хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә җәйнең беренче ае тотрыксыз булмакчы дип белдерде.
“Койма яңгырлар, көчле җил-давыл, боз явуы, күк күкрәүләр көтелә. Атнаның беренче яртысында һава температурасы +4°С градуска кадәр төшәчәк. Июньнең икенче яртысында һава температурасы +26... +31°С кадәр күтәрелергә мөмкин”, - диде республиканың баш синоптигы.
Июль белән август һава температурасы буенча шулай ук күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булмакчы. Июльдә явым-төшем нормадан югары булыуы ихтимал, августта исә – норма тирәсе.
Агыйдел һәм Уфа елгаларында су температурасының максималь дәрәҗәсе +22,8 һәм +21,8 °С җитәчәк. Әле су температурасы якынча +15 °С.
Читайте нас: