Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 июнь 2019, 02:27

Балалы гаиләләргә ярдәм төрләре артырмы?

Русия Президенты Владимир Путин властьлар балалы гаиләләр өчен дәүләттән яңа төр ярдәм чаралары булдыру турында фикер алыша дип белдерде Кремль сараенда күп балалы гаиләләрне бүләкләү тантанасында.

Русия Президенты Владимир Путин властьлар балалы гаиләләр өчен дәүләттән яңа төр ярдәм чаралары булдыру турында фикер алыша дип белдерде Кремль сараенда күп балалы гаиләләрне бүләкләү тантанасында.

“Демография үсеше, демография сәясәте өлкәсендә кабул ителгән чаралар турында барыгыз да беләсез: бу – күп балалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметү, өстәмә түләүләр һәм пособиеләр, ташламалы ипотека программалары, балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру, – ди Президент. – Без бу эшләрне һичшиксез дәвам итәчәкбез. Әлеге эшчәнлекне киләчәктә камилләштерү буенча иделәр бар. Һәм без бу турыда уйлыйбыз”.

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәүләтнең төп бурычы булып тора. Гаилә абруен күтәрү, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Читайте нас: