Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 Май 2019, 12:13

Уфадан Венага очабызмы?

3 июньдә Уфадан Венага беренче авиарейс ясалачак. Бу – ике шәһәр арасындагы даими авиабәйләнеш ачылачак дигән сүз.

3 июньдә Уфадан Венага беренче авиарейс ясалачак. Бу – ике шәһәр арасындагы даими авиабәйләнеш ачылачак дигән сүз.
Республиканың Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов әйтүенчә, рейсларны Utair авиакомпаниясе башкара. Рейслар атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга булачак. Очкычлар урындагы вакыт белән Уфадан Венага – 9.45 сәгатьтә, Австрия башкаласыннан Башкортстанга 12.05 сәгатьтә кузгалачак. Boeing 737 очкычлары 126 пассажирга исәпләнгән. Ә туры авиарейслар башкару программасы 2021 елга кадәр исәпләнгән.
Ни өчен нәкъ Вена юнәлеше сайланган? “Utair – Пассажир авиалинияләре” президенты Павел Пермяков билгеләвенчә, моның үз сәбәбе бар. Вена – Европа үзәге, аннан җиңел генә Чехия, Словакия, Венгриягә барып җитәргә була. Вена үзе дә – дөньядагы матур шәһәрләрнең берсе, биредә туристлар өчен гүзәл урыннар күп. “Әлеге юнәлеш Башкортстан халкы өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Гомумән, җәй вакытында авиакомпания Уфаны Анапа, Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбәнге Новгород, Самара, Сургут, Тюмень һәм Ханты-Манси белән тоташтырачак”, – ди Павел Пермяков. Икенчедән, туристларны да безнең республикага җәлеп итәр дип ышанасы килә.
Әйткәндәй, Уфадан Венага очу хакы “Минимум” тарифы буенча – 5698 сумнан, “Оптимум” тарифы буенча – 6803 сумнан, “Премиум” тарифы буенча 7903 сумнан башлана.
Читайте нас: