Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 Май 2019, 14:54

Хуш, “Туганлык”!

Уфада төрки телле театрларның VII «Туганлык» халыкара фестивале тамамланды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Уфада төрки телле театрларның VII «Туганлык» халыкара фестивале тамамланды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Төп бүләк Башкортстанда калды. Башкорт драма театрының Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Мостай Кәрим повесте буенча куйган «Өч таган»ы “Иң яхшы спектакль” дип танылды. Җиңүчеләргә бүләкне Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Ленара Иванова тапшырды.
Бу сәхнә әсәре шулай ук «Иң яхшы сәхнә бизәлеше» бүләгенә дә лаеҡ булды.
Фестиваль президенты Рифкать Исрафиловның призы Александр Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының «Карт һәм диңгез» спектаклендә Карт ролен башкарган Виктор Коковка бирелде.
«Иң яхшы режиссура» призын Гәлиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының «Тормышмы бу?..» спектакле өчен Айдар Заббаров яулады. Әлеге спектакль «Иң яхшы ир-егет роле» номинациясендә дә билгеләнде. Аны Хәлим роле өчен Искәндәр Хәйруллин алды.
«СССР халык артисты Гөлли Мөбәрәкова исемендәге иң яхшы хатын-кыз роле» призы Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендәге Зөләйха роле өчен Илгизә Гыйльмановага тапшырылды. Шушы ук спектакльдәге Зиновий Кузнец роле «Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле» номинациясендә бүләкләнде. Аны Артур Кунакбаев алды.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» призы белән Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Башкорт драма театрының «Өс таган» спектаклендә Олы инәй роле өчен актриса Ниса Бакирова бүләкләнде.
«Иң яхшы музыкаль спектакль» — Тыва Республикасының Виктор Кок-оол исемендәге Милли музыкаль-драма театрының «Чадаган» спектакле дип табылды.
Министр Әминә Шафикова Башкортстан Мәдәният министрлыгының махсус призларын Кырым татарлары дәүләт академия музыкаль-драма театрына һәм Хәсән Акарның BOSTANCI ART продюсер компаниясына тапшырды.

Читайте нас: