Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 Май 2019, 15:12

Юл йөрү кыйммәтләнә?

Җәйге яллар вакыты башланып тора. Күпләр илнең көньягына яки башка төбәкләргә җыенадыр.

Җәйге яллар вакыты башланып тора. Күпләр илнең көньягына яки башка төбәкләргә җыенадыр.
Әмма кайсыберәүләрнең бу теләкләреннән кире кайтулары бар. Чөнки плацкарт вагоннарга билетлар, ышанырлык та түгел, җәй айларына 65-100 процентка кыйммәтләнгән. Аеруча Мәскәүдән Калининградка (100 процентка) һәм Адлерга (97 процентка) тимер юл белән бару кыйммәтле сәяхәткә әйләнәчәк.
Пассажирларның гомумрусия берләшмәсе, хакларның артуы нигезлеме икәнлеген тикшерүләрен сорап, Монополиягә каршы хезмәткә мөрәҗәгать иткән. Ә менә Федераль пассажир компаниясендә (ул РЖДның бүлендек структурасы) “плацкартта йөрү хаклары кинәт арткан” дигән фикер белән килешмиләр. Әмма Монополиягә каршы хезмәт артуны дәлилләсә, компаниягә штраф янавы ихтимал.
Шуны да әйтергә кирәк, плацкартка билетлар хакын дәүләт билгели. Ташучыга зыянны бюджет каплый. Тарифларны монополиягә каршы федераль хезмәт билгели. Шулай да бәяләрне 14 июньнән 1 сентябрьгә кадәр 20 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Әмма 100 процентка түгел бит...
Читайте нас: