Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 Май 2019, 15:27

Вируссыз бәрәңге

“Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча белгечләре вируссыз бәрәңге үстерә башлаган.

“Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча белгечләре вируссыз бәрәңге үстерә башлаган.
10 теплицага төрле сорттагы биш меңнән артык бәрәңге сабагы утыртканнар, ә бүлбеләрне ачык грунтка күчергәннәр. Белгечләр көзен 30 тонна вируссыз бәрәңге алырга өметләнә.
“Хәзер бәрәңге орлыклары - бактериаль вируслы, гөмбәчекле. Ә вируссыз бәрәңге ким дигәндә биш ел дәвамында менә дигән уңыш бирәчәк. Мәсәлән, сортына һәм шартларга карап бер төптән 12-15 бәрәңге алырга мөмкин. Әлеге вакытта мондый орлык белән шәхси хуҗалыклар да, бакчачылар да кызыксына”, - ди бу җәһәттән “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалының сынау лабораториясе мөдире Динара Гарифуллина.
Читайте нас: