Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 Май 2019, 13:45

Башкортстан һәм Молдавия хезмәттәшлеге

29 май көнне Республика Йортында Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Молдавия президенты Игорь Додон белән очрашты. Ике республика лидерлары мәдәният һәм сәүдә-икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште.

“Сезнең эш сәфәре Башкортстан һәм Молдова Республикасы арасындагы икътисади мөнәсәбәтләр үсешендә яңа бит ачар дип ышанам”, - диде Радий Хәбиров.
“Мин Башкортстан һәм Молдова арасындагы сәүдә күләмен карадым. Ул шактый түбән. Мөмкинлекләр зур булуына ышанам. Килешүләр төзегәннән соң мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә күтәрә алуыбызга өметләнәм. Безгә сәүдә күләмен ким дигәндә биш-алты тапкырга арттырырга кирәк”, - диде Игорь Додон.
Молдавия лидеры Радий Хәбировны Башкортстан делегациясе белән үз илләрендә көз көне үткәреләчәк инвестиция форумына чакырды.
Читайте нас: