Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 Май 2019, 17:26

“Сухой Суперджет” янә оча алмаган

Уфадан Мәскәүгә янә “Сухой Суперджет” оча алмаган.

Уфадан Мәскәүгә янә “Сухой Суперджет” оча алмаган. “Аэрофлот” SU-1439 рейсын алмаштырган дип хәбәр итәләр башкала аэропортында.
Һава судносы план буенча бүген, 29 майда, 12.20 сәгатьтә күккә күтәрелергә тиеш булган. Ләкин 77 пассажирга рейсны алмаштырулары хакында хәбәр итәләр. Пассажирларны “Аэрофлот”ның башка рейслары белән Мәскәүгә озатканнар.
Әйткәндәй, 24 һәм 27 майда “Аэрофлот” “Сухой Суперджет”ның тагы берничә рейсын кичектергән иде.
Читайте нас: