Уфа хакимияте башкаланың Туган көнен зурлап үткәрергә ниятли һәм моның өчен 1,5 миллион сум акча тотарга җыена. 12 июньдә бәйрәм чаралары сигез мәйданчыкта оештырылачак. Рәсми сайтта урнаштырылган дәүләт сатып алулары документларына ярашлы, бу акчалар сценарий язучылар, алып баручылар, режиссер-куючылар һәм техник төркем, тавыш режиссерлары, операторлар җәлеп итүгә юнәлтелә.
«2019 елның Шәһәр көненә багышланган бәйрәм программасы югары художестволы театрлаштырылган тамашадан торырга тиеш. Башкортстан Республикасының 100 еллыгы символикасын трансляцияләү һәм «Уфа – Беренче Республиканың баш каласы» дип аталган театрлаштырылган тамашаны оештыру мотлак», — диелә документларда.