“Нур” театры үзенең нәни дусларын җәйнең беренче бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән котларга ашыга. «BabyNur» проекты кысаларында 31 майда “Нур” театры фойесында тамашачыларны күңелле бәйрәм көтә. Балалар үзләренең яраткан әкият геройлары белән очрашып, күңелле ял вакыты үткәрә алачак. Монда сез кызыклы уеннарда, конкурсларда катнашып, матур бүләкләр дә отарга мөмкинсез. Бәйрәм 12:30да башлана. Килми калмагыз! Ә 13:00дә театр кунаклары “Нур” хореографик ансамбленең иҗаты белән танышып, күркәм концерт карый алачак.
Әйткәндәй, 1 июнь көнне "Вся Уфа" телеканалы "Бәхетле балачак көне" дигән телемарафон уздыра! Катнашмый калмагыз, дуслар!