Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 Май 2019, 22:49

Бер үк тырмага бастырмаска уйлыйлар

Юл йөрү кагыйдәләрен бер үк пунктлар буенча бозу кабатланган очракта штраф суммасы артуы ихтимал. ГИБДД, видеокамераларга эләгеп, штраф түләп тә, шул ук кагыйдәләрне бозган кешеләргә штрафларны арттырырга кирәк, ди. Һәр кабатланган очрак саен күбрәк акча түләсәләр,

Юл йөрү кагыйдәләрен бер үк пунктлар буенча бозу кабатланган очракта штраф суммасы артуы ихтимал. ГИБДД, видеокамераларга эләгеп, штраф түләп тә, шул ук кагыйдәләрне бозган кешеләргә штрафларны арттырырга кирәк, ди. Һәр кабатланган очрак саен күбрәк акча түләсәләр, таләпләргә җитдирәк карый башларлар, бәлки, дигән уйга килгәннәр алар. Югыйсә, күпчелек авто хуҗалары штрафларга юл хакы өчен түләү кебек җиңел карыйлар, дип белдерә алар.

Моңарчы тизлекне сәгатенә 20-40 км арттырган өчен штрафны өч меңгә кадәр күтәрергә кирәк дигән тәкъдим дә булган иде.
Читайте нас: