Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 Май 2019, 14:22

Призывникларны үзгәрешләр көтә

Егетләрне армия сафларына чакыру кагыйдәләрен катгыйлаштырмакчылар: Русия Оборона министрлыгы “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт” законына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Егетләрне армия сафларына чакыру кагыйдәләрен катгыйлаштырмакчылар: Русия Оборона министрлыгы “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт” законына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Бу үзгәрешләр кабул ителсә, армиядән отсрочка алган призывниклар өчен медкомсиссия үтү кагыйдәләре дә үзгәрәчәк. Хәзер алар елына ике мәртәбә – армия сафларына чакыру компаниясе вакытында медкомиссия үтәргә тиеш була. Барысын да шул медкомиссия нәтиҗәләре хәл итәчәк.
“Җитди инвалидлыгы яки дәвалый алмаслык чире булган егетләр генә армия хезмәтеннән гомерлеккә азат ителә”, – ди “Русия офицерлары” экспертлар советы әгъзасы Александр Перенджиев.
Моннан тыш “осмотр” төшенчәсен “освидетельствование” төшенчәсенә алыштырырга уйлыйлар.
Әлеге вакытта Русиядә хәрби хезмәткә әзер булуның биш категориясе бар. “В” категориясе (армия хезмәтенә яраклыгы чикле) һәм “Д” категориясе (хәрби хезмәткә яраксыз) алган призывниклар әлеге вакытта тикшерү үтми.
Читайте нас: