Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 Май 2019, 13:02

Соңгы кыңгырау, тәүге вальс

Кичә 9 сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе «Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Кемдер киләсе елга да мәктәптә калып, 10-11 сыйныфны укып бетерер, ә кемдер башка уку йортларына кереп, һөнәр үзләштерә башлар. Ничек кенә булмасын, моңарчы бергә укыган сыйныфташлар өчен таралышыр мизгел җитте.



Кичә 9 сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе - «Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Кемдер киләсе елга да мәктәптә калып, 10-11 сыйныфны укып бетерер, ә кемдер башка уку йортларына кереп, һөнәр үзләштерә башлар. Ничек кенә булмасын, моңарчы бергә укыган сыйныфташлар өчен таралышыр мизгел җитте.
Дүртөйле районында исә соңгы кыңгырау 11 сыйныфлар өчен дә 23 май көнне яңгырады. Мәктәпләрдә үткән тантаналы линейкадан соң чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр мәйданына “Язгы вальс”ка җыелды. Әлеге матур, күңелле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч бәйрәм район һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән “Уфанет” тарафыннан бишенче ел оештырыла. Балачак белән зур тормышны тоташтыручы күпергә тиң чара ул. Ак альяпкычлы, ак тасмалы кызлар да, кәчтүм кигән егетләр дә инде парта артында утырган укучылар түгел, әмма әле кулларына өлгергәнлек аттестаты да алмаганнар. Әйтерсең лә бер мизгелгә генә күпердә тукталып, балачак белән хушлашалар...
Дүртөйледә быел 6 71 укучы - 9 сыйныфны һәм 332 укучы 11 сыйныфны тәмамлаган.
-Кичә генә барысы да өйрәнелгән гадәт буенча бара иде: әти-әни, мәктәп, дәресләр, тәнәфесләр... Ә иртәгә бердәм дәүләт имтиханнары һәм аннан соң таныш түгел, билгесез яңа студент тормышы. Әлбәттә, күп нәрсәгә өйрәнәсегез бар әле. Ил, кече ватан масштабында әһәмиятле максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәнегез. Барысы да килеп чыгачак. Чөнки сез яңа технологияләрне тиз үзләштерәсез, иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыра һәм иң биек үрләрне яулый аласыз. Социаль челтәрләрдә “лайк”лар белән генә чикләнмәгез, эшләгез, омтылыгыз, ирешегез! – диде район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов.
Чыгарылыш сыйныф укучылары кулга-кул тотынышып, хоровод әйләнде, вальс биеде. Алар чын мәгънәсендә онытылмас бәйрәм концерты күрсәтте.


Читайте нас: