Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 Май 2019, 15:25

10 мең кеше пылаудан сыйланачак

4 июнь көнне мөселманнар Рамазан ае тәмамлануын бәйрәм итәчәкләр. Уфада традиция буларак “Ураза-бәйрәм” оештырыла.

4 июнь көнне мөселманнар Рамазан ае тәмамлануын бәйрәм итәчәкләр. Уфада традиция буларак “Ураза-бәйрәм” оештырыла.
“Ватан” этно-паркында башкорт һәм татар эстрадасы җырчылары чыгышлары планлаштырылган, шулай ук хәләл ярминкә оештырылачак, призлар уйнатылачак. “Башкортостан” Lifestyle үзәге янында да бәйрәм чаралары оештырылачак. Барлык мәйданчыкларда да пылау белән сыйлау көтелә.
“Оештыручылар 10 мең кешене пылау белән сыйларга исәп тота. Бу уникаль проект – башка төбәкләрдә мөселман бәйрәмен шундый форматта үткәрү тәҗрибәсе әлегә юк”, - дип белдерделәр башкала хакимиятендә.
Читайте нас: