Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 Май 2019, 13:35

Бүген алкоголь сатып тотылганнар

Башкортстанда бүген тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның соңгы кыңгыравы. Шул сәбәпле бүген кибетләрдә исерткеч эчемлекләрне сату тыела.

Башкортстанда бүген тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның соңгы кыңгыравы. Шул сәбәпле бүген кибетләрдә исерткеч эчемлекләрне сату тыела.
Бу хакта алдан күпме сөйләүләргә, кисәтүләргә карамастан, республикада инде иртән үк 9 районда 21 ноктада алкоголь сатып тотылганнар. Башкортстанның Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова әйтүенчә, законны бозу очраклары Әбҗәлил, Салават, Иглин, Авыргазы, Әлшәй, Уфа, Федоровка һәм Шаран районнарында теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, исерткеч эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык көтә. Вазифалы кешеләргә – 10 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 100 мең сумга кадәр штраф салу һәм алкогольле, составында спирт булган продукцияне тартып алу карала.
Читайте нас: