Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 Май 2019, 18:18

Цирк дю Солей Уфага киләчәк!

10 ел дәвамында Русиягә гастрольләргә килсә дә, әлеге үзенчәлекле циркның Башкортстанда чыгыш ясаганы юк иде. Ул “Уфа-Арена”да 25-29 декабрьдә CRYSTAL дип аталган шоу-программа тәкъдим итәчәк.

10 ел дәвамында Русиягә гастрольләргә килсә дә, әлеге үзенчәлекле циркның Башкортстанда чыгыш ясаганы юк иде. Ул “Уфа-Арена”да 25-29 декабрьдә CRYSTAL дип аталган шоу-программа тәкъдим итәчәк.
Цирк дю Солей тарихы 35 ел элек зур булмаган урам артистлары төркеменең дөнья буйлап сәяхәт итү хыялыннан башланган. Бүгенге көндә ул күңел ачу индустриясендә легендар бренд булып тора. Аның шоуларын дөньяның 60 илендәге 450 шәһәрдә яшәүче 200 миллионнан артык кеше тамаша кылган. Цирк дю Солей штатында 50 илдән 4500 хезмәткәр исәпләнә, шуларның 1400е- артистлар.
Дөнья гизеп йөрүче циркның штаб-фатиры Монреальдә урнашкан. Нәкъ шунда режиссерлар, артистлар, музыкантлар, костюм тегүчеләр һәм башкалар үзләренең иң кыю уйларын һәм фантазияләрен тормышка ашыра.
Русия буйлап узачак гастрольләр турында Цирк дю Солей шоуын Мәскәү, Санкт-петербург, Казан, Екатеринбург һәм Уфа тамашачылары күрә алачак.
Читайте нас: