Синоптиклар фаразларын исәпкә алганда, май ахырына кадәр бу атнаның шимбә һәм якшәмбесе бердәнбер кояшлы һәм җылы көннәр булмакчы. Бик эссе булмас диләр гидрометеорология үзәге белгечләре. 25 майда - һава температурасы +12, 26 майда +17 градуска кадәр җылынмакчы. Бу көннәр коры һәм кояшлы булачак дип вәгъдә итәләр. Ә менә дүшәмбе көнне, 27 майдан янә яңгырлар башлана.