18 августта яңа һөнәри бәйрәм — Географ көне барлыкка киләчәк. Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Моннан тыш, Русия Президенты шулай ук РФ Министрлар Кабинетына географияне югары уку йортларына кабул иткәндә сынау исемлегенә кертергә, «Географ» һөнәри стандартын расларга һәм «РФ атказанган географы» исемен билгеләү турында указ проектын эшләргә тәкъдим итте.
Президент сүзләренчә, әлеге чаралар "географияне популярлаштыру һәм география һөнәренең абруен күтәрү" өчен кирәк.
Йөкләмәләрне үтәү срогы - 2019 елның 1 декабре.