Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 Май 2019, 16:20

Радий Хәбиров: “Диктант язу миңа җиңел булмады”

Бүген башкорт теленнән диктант яздылар.

Бүген башкорт теленнән диктант яздылар. Бу чара быел беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә оештырылды. Әлеге тәкъдимне Башкорт телен үстерү һәм саклау буенча фонд күтәреп чыккан иде. Аны Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров хуплады һәм ул үзе дә бүген бу чарада катнашты.
Диктант язу өчен Башкорт дәүләт университетында ике мәйданчык оештырылды. Аның беренчесендә башкорт телен яхшы белүчеләр үз көчен сынады. Текстны Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев укыды. Икенче мәйданчыкка башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр җыелды. Биредә текстны “Башинформ” җәмгыяте директорлары советы рәисе Ростислав Мурзагулов укыды.
Диктант язганнан соң Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә “Башкорт теле буенча диктант миңа җиңел бирелмәде. Әмма оештыручылар – афариннар, мөһим, зур эш эшлиләр” дип язды.
Төбәк җитәкчесе: “Властьның бурычы – телгә кызыксыну уяту, телне өйрәнсеннәр һәм сөйләшсеннәр өчен мөмкинлекләр бирү”, – ди.
Читайте нас: